

Башкортстанның Бишбүләк районы үзәк дәваханәсенең поликлиникасында заманча эндоскоп диагностика корылмасын урнаштырганнар. Әлеге корылма “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк программасы кысаларында сатып алынган. Шул вакыт эчендә 160тан артык кеше тикшеренү узган. Шуларның алтысы онкологик чир барлыгына өстәмә тикшеренүләр үтәргә җибәрелгән.
Эндоскопия – махсус сыгылмалы аппарат кулланып тикшеренү һәм дәвалануның заманча ысулы. Аның өч гастроскопы һәм ахырында идарә итә торган өлеше бар. Соңгысын табиб авыруга зыян салмыйча күреп торып тикшергән органга кертә ала. Шулай ук эндоскопның махсус каналы бар. Аның аша табиб кирәк булган очракта махсус манипулятор белән материалны микроскоп астында тикшерүләр үткәрер өчен алала.