

2-6 октябрьдә Башкортстанда эшкуарлык атналыгы үтә. Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Авзалов сүзләренә караганда, аның кысаларында 41 эшлекле чара оештырылачак. 100гә якын спикер кече эшкуарлык проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләячәк. Чыгыш ясаучылар бөтен илдән катнаша диярлек. Шул исәптә Мексика һәм Казахстан спикерлары да бар.
Традиция буенча Атналык “Киләчәк фабрикасы” инновацион эшкуарлык йортында иртәнге аштан ягъни бизнес-завтрактан башлана. Анда эшкуарлар даирәсе вәкилләре катнаша. Әлеге чара пленар утырыш белән тәмамлана.
Шулай ук Атналык кысаларында “Без бергә”( “МЫ_ВМЕСТЕ”) хәйриялек кичке аш чарасы да узачак. Аннан кергән акчалар СВОда катнашучыларның гаиләләренә булышуга һәм гаилә бизнесын үстерүгә тотылачак.
Әйе, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кем ничек ярдәм итә инде. Кемдер менә шулай ашап...