Милли проектлар
3 октябрь 2023, 05:23

Башкала юллары яңара

Иҗтимагый совет әгъзалары Шафиева урамының бер өлешендә башкарылган ремонт эшләренә  “бишле” куйган.

Башкала юллары яңараБашкала юллары яңара
Башкала юллары яңара

Ил Башлыгы Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган  “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Уфаның Шафиева урамының бер өлеше ремонтланды. Күптән түгел БР транспорт министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары әлеге ремонт эшләренең сыйфатын тикшергән.

Милли проект буенча километр ярым юлның асфальтын җәйгәннәр, кырыйдагы ташларын яңартканнар, тортуар төзекләндергәннәр һәм җәяүлеләр йөри торган участокны койма белән чикләгәннәр, юл билгеләрен термопластик белән төшергәннәр һәм юл билгеләре куйганнар. Иҗтимагый совет әгъзалары бу эшкә “бишле” куйган.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Уфада быел  алты километрга якын алты юл объекты тиешле дәрәҗәгә китереләчәк.

Фото: БР минтранс матбугат хезмәтеннән. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас