Милли проектлар
2 октябрь 2023, 03:22

Нефтекамада яңа сквер ачылган

Нефтекамада яңа сквер ачылганНефтекамада яңа сквер ачылган
Нефтекамада яңа сквер ачылган

Ул «Мирас» картиналар галереясы каршында урнашкан. Иң яшь нефтекамалылар өчен биредә заманча уен мәйданчыгы булдырылган.

Актив яшәү рәвешен яратучылар велосипед юлларында, мини-скалодромда, турникларда, тарзанкада, футбол мәйданчыгында шөгыльләнә ала.

Идеяне «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы буенча тормышка ашыралар. Бу максатларга федераль бюджеттан 73 млн сум акча юнәлтелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас