

Бу модульле китапханә зоналарга бүленгән, һәм аларның һәрберсе үз функциясен үти.
«Үз территориям» залы, «Кызыклы тарих» кунак бүлмәсе, «Традиция» музей-күргәзмә комплексы, интеллектуаль үсеш үзәге, «ЭтноМИР» иҗади лабораториясе һәм башкалар бар.
Иң яшь укучылар өчен иҗат лабораториясе дә бар. Монда һәркем театр студиясендә үз көчен сынап карый ала,интерактив комлыкта уйный, шулай ук өстәл уеннарында вакытын үткәрә ала. Конференцияләр, презентацияләр, түгәрәк өстәлләр, әдәби, иҗат кичәләре, кинофильмнар карау өчен урыннар да булдырылган.
Кыскасы, биредә һәркем үзенә ошаган шөгыльне табачак. Бу китапханә ил Президенты Владимир Путин тарафыннан оештырылган "Мәдәният" милли проект кысаларында барлыкка килде.