Милли проектлар
2 октябрь 2023, 02:50

«Аек булу – тормыш нормасы»

Чакмагыш районы гимназиясендә «Аек булу – тормыш нормасы» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелгән.

«Аек булу – тормыш нормасы»«Аек булу – тормыш нормасы»
«Аек булу – тормыш нормасы»

Чакмагыш районы Чакмагыш авылы гимназиясе укучылары өчен «Демография» милли проектының «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Аек булу – тормыш нормасы» мәгълүмат сәгате оештырдылар. Балалар белән эшләү методисты алама гадәтләр турында сөйләде, укучыларга алкогольнең кеше организмына никадәр зыянлы булуы турында аңлатты. Балалар шулай ук Бөтенрусия аеклык көненең барлыкка килү тарихын, Русиядә алкоголизм белән бәйле проблемалар белән таныштылар. Анда катнашучылар спиртлы эчемлекләр куллануның сәбәпләре һәм нәрсәгә китерүе, эчкечелекне профилактикалауның нәтиҗәле ысуллары турында сөйләштеләр. Катнашучылар шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчкечелеккә һәм алкоголизмга каршы көрәшнең мөһим юнәлешләренең берсе дип әйттеләр.

Очрашу видеопрезентация карау белән үрелеп барды. Чара ахырында мәктәп укучылары өчен «Как прекрасен этот мир» җыры яңгырады. "Укучылар сәламәтлек – һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет дигән нәтиҗә ясадылар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас