Милли проектлар
30 сентябрь 2023, 04:57

Балыклар өчен бар шартлар да тудырылган

Бу фермада маймычлар өчен ясли дә, үсмерләре өчен бассейн да, зур балыклар өчен ачык сулыклар да бар.

Балыклар өчен бар шартлар да тудырылганБалыклар өчен бар шартлар да тудырылган
Балыклар өчен бар шартлар да тудырылган

Башкотстанның Караидел районында форель хуҗалыгы уңышлы үсешә. Шәхси эшкуар “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлар инициативасына булышлык итү”  милли проекты кысаларында уздырыла торган эшкуарлык сәгатендә катнашкан.  Милли проектның “Гаилә фермасы” республика прграммасы кысаларында бу проектка корылмалар алу өчен матди ярдәм бирелгән.

Ул корылма ярдәмендә балыкларга үрчер һәм үсәр өчен оптималь яхшы шартлар тудырыла – алар яшәгән сулык мөмкин булганча табигый сулыкка ошый. Эшкуар 20 мең форель маймычларын алырга исәпли.

Хәзер фермада маймычлар өчен ясли дә, үсмерләре өчен бассейн да, зур балыклар өчен ачык сулыклар да бар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас