

Башкалабыз Уфада "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы кала мохитен формалаштыру" программасы буенча яңадан-яңа җәмәгатьчелек киңлекләре күркәм төс ала. Быел Альбанов исемендәге һәм Аксаков исемендәге бакчалар төзекләндерелде.
Уфа хакимиятенең капиталь төзелеш идарәсе мәгълүматларына ярашлы,әлеге ике бакчада кыска вакыт эчендә зур эшләр башкарылган. Бүгенге көнгә алар 95 процентка әзер. Башкарылган бихисап эшләр арасында Аксаков бакчасына - "Ал чәчәк", Альбанов бакчасына "Балалык" арт-объектлары урнаштырылган.
Уфалыларның яраткан урыннарын 11 октябрь - Республика көнендә тантаналы ачу планлаштырылган.
"Башинформ" буенча.