Милли проектлар
29 сентябрь 2023, 04:42

41 километр юл ремонтланган

. Гомумән, быел туристик юнәлештәге 70 километр юл ремонтлау күзаллана.

41 километр юл ремонтланган41 километр юл ремонтланган
41 километр юл ремонтланган

Башкортстанда "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында туристик урыннарга илтүче 41 километр юл ремонтланган. Гомумән, быел туристик юнәлештәге 70 километр юл ремонтлау күзаллана. БР Транспорт министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, бу үткән елга караганда 25 километрга күбрәк.
Инҗәр һәм Белорет - туристлар кайнап торган урын. 2023 елның сентябренә Уфа-Инҗәр-Белорет трассасының 16, 6 километры ремонтланган. Бу юл буенча Инҗәргә, Айгиргә, Атыш шарлавыгына һәм башка истәлекле урыннарга барырга мөмкин.
Шулай ук Благовещенск-Павловка трассасының 6 километры ремонтланган. Бу юл республиканың иң зур ясалма сулыгы - Павловка сусаклагычына алып бара.
Уфа-Бөре-Яңавыл юлының 18 километр өлеше норматив хәлгә китерелгән. Бу юнәлештә изге урыннар, мәдәни мирас объектлары һәм башка истәлекле һәм гүзәл урыннар бар.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас