Милли проектлар
26 сентябрь 2023, 20:29

Яңартырга булганнар

Башкортстанның Чишмә эшчеләр поселогында суүткәргеч 66% әзер, эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Чиста су» федераль проекты буенча алып барыла. Аны реконструкцияләү нәтиҗәсендә 20 меңнән артык җирле кеше сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр иттеләр республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.

Төзелешне контрольдә тотуны РФ Төзелеш министрлыгы карамагындагы «Росстройконтроль»алып бара.

 "Белгечләр эшләрнең проект документациясенә туры китереп һәм төзелеш технологиясен бозмыйча башкарылуын күзәтә. Хәзерге вакытта объектның төзелеш әзерлеге 66% дип бәяләнә: участокларда торба үткәргеч салу дәвам итә, шулай ук коеларны монтажлау һәм гидроизоляцияләү буенча эшләр алып барыла», — дип сөйләде «Росстройконтроль» генераль директоры Владимир Щербинин.

«Чиста су» федераль проектының төп бурычы — үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәр суга ия булган Русия халкының өлешен арттыру. Элегрәк проект “Экология” милли проектына кергән, 2021 елдан ул “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектына кертелгән. РФ Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас