Милли проектлар
26 сентябрь 2023, 20:16

Ел ахырына кадәр өлгерергә ниятлиләр

Башкортстан Республикасының Белорет районында Камаелга елгасы аша күперне ремонтлауны быелның дүртенче кварталында тәмамларга планлаштыралар. Эшләр «Хәвефсез һәм  сыйфатлы автомобиль  юллары» милли проекты буенча алып барыла, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Транспорт министрлыгында.

Корылманың гомум озынлыгы 29 метр тәшкил итә, ул Инзәер авылы янында Уфа- Инзәр- Белорет трассасында урнашкан. Күпердә белгечләр яр терәкләрен һәм калган өлешен яңарталар, яе стеналарын җиһазландыралар.

“Уфа- Инзәр -Белорет юлы популяр туристик юнәлешләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә бу күперне норматив хәлгә китерү һәм транспорт өчен хәвефсез юлны тәэмин итү мөһим”, – диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты ил юлларын уңайлы һәм хәвефсез итәргә тиеш. Милли проектның төп максаты – юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлемне 2030 елга 3,5 тапкыр киметү: 100 мең кешегә 4 кешегә кадәр. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас