+2 °С
Ачык
Башкортстанда “Мәктәп туризмы” дип аталган программа актив колач җәя бара. Быел бу программаны финанслауга федераль казнадан өстәмә рәвештә 7,5 миллион сум акча бүленде.
Моңа өстәп, республика казнасыннан да 3 миллион сум акча бүленү көтелә.
Дәүләттән грант ярдәме өстәлү республиканың “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли пректын тормышка ашыру эшендә катнашуы аркасында булган.
Фото: Башинформ