Милли проектлар
25 сентябрь 2023, 06:51

Гаилә аллеясе гөрләп үссен!

   23 сентябрьдә Башкортстанда “Яшел Башкортстан” дип аталган көзге экологик акция старт алды.

Гаилә аллеясе гөрләп үссен!Гаилә аллеясе гөрләп үссен!
Гаилә аллеясе гөрләп үссен!

23 сентябрьдә Башкортстанда “Яшел Башкортстан” дип аталган көзге экологик акция старт алды.

   Акция Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән милли проект кысаларында тормышка ашырыла. Анда Аскын районы халкы бик тә актив катнашты. Агач утыртулар барлык халыклар яшәгән урыннарда да күзәтелде.

   Аскын авылындагы гаилә белән ял итү паркында эшләр аеруча җанлы барды. Биредә миләш, туя, алмагач, гортензия һ.б. үсентеләр күпләп утыртылды.

   Киләчәктә гаилә паркы тагын да ямьлерәк булыр, кешеләр анда рәхәтләнеп ял итәр дип ышанабыз.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас