Милли проектлар
24 сентябрь 2023, 05:05

Кондукторлар да булсамы!?

Уфа урамнарында 1 октябрьгә кадәр зур класстагы 50 яңа автобус  йөри башлаячак.

Кондукторлар да булсамы!?Кондукторлар да булсамы!?
Кондукторлар да булсамы!?

Ил Башлыгы Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган  “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында Уфа 50 яңа автобуска ия булачак. Төбәккә быел ук 1 октябрьгә кадәр зур класстагы 50 автобус китерелер дип көтелә.
Былтыр Дәүләт транспорт лизинг компаниясе Уфага программа буенча лизингка 35 автобус тапшырды. 2020 елдан компания 28 төбәккә милли проекты кысаларында 1,6 меңнән артык техника берәмлеге озаткан.
Яңа автобуслар Русия Транспорт министрлыгының «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проекты буенча «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча ярдәм чаралары кысаларында төбәкләргә җибәрелә.

Автобуслар яңаруы шатлыклы хәбәр, сүз дә юк. Аларда кондукторлар да булса, тагын да уңайлырак булачак.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас