

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Башкортстанның Белорет районында, Инзәр авылы янында Камаелга елгасы аша күперне ремонтлыйлар. Бу күпердәге барлык эшләрне 2023 елның IV кварталында тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.
Күпернең гомуми озынлыгы 29 метр.
Бүгенге көндә подрядчылар яр терәкләрен һәм пролет төзелешен ремонтлаганнар, шкаф һәм ян стеналарын урнаштырдылар. Эшчеләр күпернең йөрү өлешен һәм өем белән тоташтыруны дәвам итәләр. Күперне ремонтлау вакытында автотранспорт хәрәкәте бер полоса буенча башкарыла.
Шулай ук Башкортстанның Гафури районында Агыйдел аша күперне ремонтлау да тәмамлана. Озынлыгы 406 метр тәшкил иткән күперне ремонтлау шулай ук «Хәвефсезн сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында алып барыла.
Бу күпер республикада 2023 елда ремонтлау планлаштырылган күпер корылмалары арасында иң зурысы.
Чыганак: bashinform.ru