

Токымлы мал аласың килсә...
Башкортстанда 10,8 меңнән артык токымлы мал башы сатуга әзер.
Шул исәптә 2097 баш эре мөгезле терлек, 1,67 меңләп сарык һәм 7,1 меңгә якын дуңгыз, дип хәбәр итәләр Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Бу терлекләр республиканың өч дистә токымчылык предприятиесендә үстерелгән.
Таналар, башмаклар һәм үгезләр голштин, бестужев, симменталь, герефорд токымыннан.
Саулыклар, кысыр сарык, бәрәннәр волгоград һәм романовка токымыннан.
Дуңгызлар йоркшир, ландрас, дюрок токымыннан.
Авыл хуҗалыгы министрлыгында бу тармакта эшчәнлек алып баручы оешмаларга токымлы мал сатып алуга субсидияләр каралганлыгын искә төшерделәр. Акчалар төбәк һәм федераль бюджеттан бүленә һәм В. Путинның май указларына ярашлы эшләп килүче “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты буенча нәтиҗәле адым булып тора.
Фото: stylishbag.ru