Милли проектлар
21 сентябрь 2023, 09:28

Иң яхшы тәрбияче кем булыр?

“Русия ел тәрбиячесе - 2023» республика данын  “Ласточка” балалар бакчасы тәрбиячесе Арина Бакиева яклаячак.

Иң яхшы тәрбияче кем булыр?Иң яхшы тәрбияче кем булыр?
Иң яхшы тәрбияче кем булыр?

 

“Русия ел тәрбиячесе - 2023» республика данын  “Ласточка” балалар бакчасы тәрбиячесе Арина Бакиева яклаячак.

 

Бөтенрусия һөнәри ярыш 22 сентябрьдә, ягъни иртәгә башлана.

  Ул “Укытучылар вә остазлар” елына багышлана һәм анда илебезнең барлык 89 төбәгеннән балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашачак.

Сынаулар 22 - 27 сентябрь көннәрендә Волгоградта уза. Җиңүче исеме 27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләр хезмәткәрләре көнендә игълан ителәчәк.

Башкортстан данын төбәк өлешендә Уфа районының Жуково авылының «Ласточка» балалар бакчалары тәрбиячесе Арина Бакиева яклар.

Педагог белдерүенчә, тәрбияченең төп бурычы — балаларда халыкның традицияләренә һәм кыймәтләренә хөрмәт, илнең киләчәге турында кайгыртучан булу хисләре тәрбияләү.

Ярыш барышында «Минем педагогик табышым» һәм «Балалар белән педагогик чаралар» кебек ике төр сынау тотачаклар.

Сынаулар нәтиҗәсе буенча 15 лауреат билгеләнәчәк. Лидерлар  «Педагогның остаханәсе» белән таныштырачаклар һәм «Педагогик дебатлар» да катнашачаклар.

Арина Бакиева балалар белән  нибары 7 ел гына эшли әле.

«Һөнәрем минем язмышыма язылган булгандыр, дип уйлыйм. Мин – педагоглар династиясе вәкилемен. Картәнием гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады, әнием шулай ук балалар бакчасында эшли, әтием – физкультура укытучысы», — ди конкурсант.

Без Аринага уңышлар телибез. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мавыгып һәм зур тырышлык белән эшләүчеләр  “Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда зур өлеш кертәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас