Табигать байлыклары чиксез-чамасыз түгел.
Табигать байлыгы теләсә кемгә, теләсә каян, теләгән кадәр көрәп табыш алыр өчен тудырылмаган. Әмма кемнәрдер аны-моны уйламый гына эш итә, җиңел табыш алмак булып, җинаять юлына басуын да исәпкә алмый.
Росприроднадзорның Көньяк-Урал төбәкара идарәлеге Дүртөйле районында ком-гравий кушылмасы (ПГС) яткылыгында шундый эш башлаган бер оешманың законсыз табыш алуын ачыклаган.
Табигатькә салынган зыян 298 385 сум тәшкил итә. Аны түләүне таләп иткән документ «Башкиравтодор» акционерлар оешмасына юлланган. Әлеге мәлдә бу сумманы ирекле рәвештә түләү сорала. Әгәр инде бурыч белән тоткарлыклар килеп чыкса, эш судка китәчәк.
“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылган эшләр табигатькә зыян салуга киртә булып тора.