

16 сентябрьдә Иглин авылында “Кояшлы” яңа паркы ачылды. Җәмәгатьчелек мәйданы “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы булышлыгында төзелгән.
Ике ел төзелгән яңа парк нигездә яшь гаиләләр яшәгән Яңа Иглин бистәсендә урнашкан. Шуңа күрә парк тәү чиратта яшь буынга тәгаенләнгән. Биредә төрле яшьтәге балалар өчен уен һәм спорт мәйданнары каралган, яшь үсентеләр утыртылган. Парк үзәгендәге түгәрәк мәйданнан төрле якка җәяүлеләр өчен сукмак-нурлар китә. Һәр секторда — кече архитектура сыннары, яшел үлән, чәчәкләр, куаклыклар утыртылган. Эскәмияләр, чатырлар, уен һәм спорт мәйданнары урын алган. Утыртылган зур чыршыны исә Яңа елга бизәячәкләр.
Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова белдерүенчә, муниципалитетта 18 мең бала яши, шуларның 10 меңе — район үзәгендә. Тиздән паркта аттракционнар, кафе пәйда булачак, бәйрәмнәр үткәрәчәкләр.
Иглин — башкалабыз Уфадан 35 чакрым арада урнашкан. Ул республиканың иң зур район үзәге — биредә 33 меңнән күбрәк кеше яши.
Мәгълүм булуынча, быел республикада “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты ярдәмендә 123 территория төзекләндерелә.
"Башинформ".