Милли проектлар
20 Сентября 2023, 04:58

Күпер ел ахырына әзер булачак

Бу хакта БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының  матбугат хезмәте белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Күпер ел ахырына әзер булачакКүпер ел ахырына әзер булачак
Күпер ел ахырына әзер булачак

Гафури районында Агыйдел елгасы аша салынган күпер 87 процентка әзер. Бу хакта БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының  матбугат хезмәте белдерде.

            Корылма “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты булышлыгында ремонтлана. 406 метр озынлыгындагы бу күпер республикадагы иң зур корылмаларның берсеннән санала.

            Ремонтланучы күпер Толбазы — Красноусольск автомобиль юлында урнашкан. Бу юнәлеш туристлар арасында бик популяр. Красноусольск бальнеологик шифаханәсе, тозлы чынганаклары, шулай шифалы сулы елга-күлләре белән дан тота. Моннан тыш, сәяхәтчеләр биредә храмнар, таулар һәм мәдәни үзәкләр белән таныша ала. Шуңа да бу күперне ремонтлау үтә әһәмиятле. Ремонт эшләрен 2023 ел ахырына кадәр тәмамлау күзаллана.

"Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас