

Чара “Демография” милли проектының “Спорт — яшәү нормасы” федераль проектын гамәлгә ашыру чикләрендә халыкны даими физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү үрнәген популярлаштыру максатын куя.
“Без сәламәт яшәү яклы”— Дәүләкәндә үткән “Милләтләр кроссы-2023” Бөтенрусия йөгерү көне шушы девиз астында үтте. Спорт чарасы башланыр алдыннан район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Виктор Маслов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Быел “Милләтләр кроссы”на 900дән артык актив тормыш үрнәгендә яшәүче дәүләкәнле чыкты. Алар төрле яшьтәге кешеләр: иң олысына —70, ә иң кечесенә нибары 2 яшь иде.
Иң-иңнәр сертификатлар һәм бүләкләргә лаек булды.
Чыганак: Дәүләкән районы хакимияте.