

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында Благовещен районында эшкуарлыкка ярдәм итү эше яхшы оештырылган.
Арина Савичева – табиб-стоматолог. Ире белән бергә алар өлкәннәр һәм балалар өчен заманча стоматология үзәге – гаилә бизнесын ачканнар.
Аринаны һәрвакыт күп балаларның теш табибына барудан куркып һәм борчылып йөрүләре эчен пошырган. Ул моны үзгәртергә карар итә. Аның максаты – дәвалау вакытында балалар үзләрен өйдәгедәй ышанычлы һәм уңайлы хис итәчәк урын булдыру.
Үзенең амбицияле идеясен тормышка ашыру өчен Аринага финанс ярдәме кирәк була. Монда Благовещен арматура заводының "Үз эшеңне башла" программасы ярдәмгә килә. Бу программа ярдәмендә Арина 200 мең сум күләмендә ярдәм ала, бу аның ниятләрен тормышка ашыру өчен башлангыч нокта була.
Хәзер үзәктәге балалар кабинетлары соңгы технологияләр буенча җиһазландырылган, кечкенә пациентларның ихтыяҗларына һәм психологик уңайлылыгына аерым игътибар бирелә.
Чыганак: blagoveshensk.bashkortostan.ru