

Дүртөйле районы хакимиятендә “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” милли проекты кысаларында даими рәвештә үткәрелгән эшкуарлык сәгатендә сулык тирәсендә ял итү базасы төзелеше проекты каралды.
Дүртөйле районы табигате чыннан да бик матур, анда ял итәсе килеп тора. Кыска җәй мизгеле булуына карамастан, сулыкта ял итүне үстерергә инвестицияләр салырга риза булучы эшкуарлар бар.
“Минем планнарда – ял итү өчен зур булмаган йортлар тәзү, балык тоту өчен урыннар, мангал зоналары беседкалар кору һәм аларны җиһазлау. Биредә актив ял итү дә оештырылачак: атка атланып йөрү, спорт уеннары, балык тоту. Корпоратив чаралар һәм гаилә ялы да безнең планнарда бар”, – дип сөйләде проект белән чыгыш ясаган эшкуар.
Чыганак: durtuli.bashkortostan.ru