Милли проектлар
17 сентябрь 2023, 20:35

Балалар автошәһәрчеге төзелә

БРның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан.БРның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан.
Фото:БРның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан.

Большеустьикин авылының көньяк микрорайонында (Мәчетле районы үзәге) балалар автошәһәрчеге төзелә. Контракт нигезендә, территориядә мәйданчыкны асфальт-бетон белән түшәү, разметка салу, яктырту һәм юл билгеләре урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук монда тукталыш һәм ягулык салу станциясе урнаштырылачак. "Торак һәм шәһәр мохите" төзекләндерү проекты кысаларында объектка 968 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Автошәһәрчек – микрорайонны төзекләндерүнең икенче этабы, анда күп кенә яшь гаиләләр һәм балалар яши. Моңа кадәр биредә мәдәният һәм ял паркы төзелгән.  

 "Агымдагы елда Мәчетле районында милли проект кысаларында өч территория төзекләндерелә. Яңа форматтагы киңлекләр шәһәрләрне һәм авылларны бизәп кенә калмый, ә җирле халыкның яңа мәдәни һәм социаль тормыш дәрәҗәсен формалаштыра, яңа икътисади мөмкинлекләр ача", — дип аңлатма бирде БРның  Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.  Быел төбәктә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты  буенча барлыгы 123 территория төзекләндерелә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас