

Чишмә үзәк район хастаханәсендә яңа флюорография аппаратында 14,8 меңнән артык пациент тикшеренү үткән, дип хәбәр иттеләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында. “Ренекс-Ф5000” цифрлы комплексы учреждениегә “Сәламәтлек саклау” милли проектының беренчел звеноны модернизацияләү төбәк программасы ярдәмендә кайткан. Бу вакыт эчендә снимоклар ярдәмендә 29 пациентның онкология авыруларына шикләрен ачыклау мөмкин булды, аларны алга таба тикшерүләргә җибәргәннәр.
“Яңа җиһазлар ярдәмендә бездә тикшеренүләрнең сыйфатын һәм тизлеген арттыру мөмкинлеге барлыкка килде, чөнки төгәл диагностика — уңышлы дәвалауга беренче адым", — дип сөйләде яңа аппарат турында рентген-кабинет лаборанты Алия Шакирова.
Чыганак: bashinform.ru