Милли проектлар
16 Сентября 2023, 06:28

Программист. Горур яңгырый бу сүз!

Әңгәмәләшү чарасына килгән балаларның күбесе бу көнне “киләчәктә әлеге һөнәргә ия булсам иде” дигән хыяллар белән таралышты.

Программист. Горур яңгырый бу сүз!Программист. Горур яңгырый бу сүз!
Программист. Горур яңгырый бу сүз!

Караидел авылының үзәк китапханәсендә, Русия Президенты кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында, “21нче гасыр һөнәре” дип аталган бик тә фәһемле әңгәмәләшү чарасы үтте.

   Сөйләшү бу гасырда иң мөһим булган һөнәр – программист һөнәренә багышланды. Чарага килүчеләрне бүгенге заманда иң кирәкле саналучы бу һәнәрнең килеп чыгышы, аның көнүзәк булуы һ.б. кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар. Белгечләр шулай ук компьютер “теле”, аның мөмкинлекләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

   Әңгәмәләшү чарасына килгән балаларның күбесе бу көнне “киләчәктә әлеге һөнәргә ия булсам иде” дигән хыяллар белән таралышты.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас