

Нефтекама шәһәрендә “Мирас” картина галереясе янында яңа сквер ачылачак. Ул “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында төзелә.
-Яңа киңлектә халыкка уңайлы ял итү һәм вакыт уздыру өчен бөтен шартлар да тудырылачак. Паркның мәйданы 8 мең квадрат метрдан артык урын тәшкил итәчәк. Балалар өчен уен зоналарына аерым игътибар биреләчәк. Бакчада куркынычсыз һәм кызыклы аттракционнар һәм резина өслекле заманча балалар уен мәйданчыгы урнаштырылачак, - ди Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Гыймалтдинов.