Милли проектлар
14 сентябрь 2023, 03:47

Кыйгыда - яңа парк!

Кыйгыда - яңа парк!Кыйгыда - яңа парк!
Кыйгыда - яңа парк!

Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында яңа парк ачылды, дип хәбәр ителә «Башкортостан сегодня»телеграм-каналында.

Ул «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча тормышка ашырылды.

Билгеле булганча, быел республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча барлыгы 123 җәмәгать урыннары төзекләндереләчәк. Исегезгә төшерәбез, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас