Милли проектлар
13 сентябрь 2023, 06:14

Юллар төзек булсын

Башкортстанда быел 200 чакрым юлны төзекләндерәчәкләр.

Юллар төзек булсынЮллар төзек булсын
Юллар төзек булсын

Башкортстанда быел РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проектына ярашлы 200 чакрым юлны төзекләндерәчәкләр.

Бу юллар төбәкара һәм муниципальара әһәмияткә ия. Әйтик, Уфа-Бөре-Яңавыл трассасы республиканың төньяк-көнбатыш районнарын башкалабыз Уфа белән бәйли. Подрядчиклар Бөре, Борай һәм Яңавыл районнарында 20 чакрым юлны ремонтлаганнар. Благовещен районында калган 3,7 чакрым юлда эш бара.

Салават шәһәрендә 1 май, Пархоменко, Төзүчеләр, Островский урамнарын, Матросов бульварында һәм Зәки Вәлиди проспектын тәртипкә керткәннәр.

Стәрлетамак шәһәрендә – 7, Әлшәй һәм Дәүләкән районнары территориясендә урнашкан Чишмә-Аксен-Кыргыз-Миякә юлында 11 чакрым юл  ремонтланган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас