Милли проектлар
13 сентябрь 2023, 07:37

Яңартылган клуб ишекләрен ачты

Дәүләкән районының Иске Яппар авылында капиталь ремонттан соң авыл клубы ачылган.

Яңартылган клуб ишекләрен ачтыЯңартылган клуб ишекләрен ачты
Яңартылган клуб ишекләрен ачты

 

Башкортстан Республикасы Дәүләкән районы Иске Яппар авылында капиталь ремонттан соң авыл клубы ишекләрен ачты. Яңарту җирле инициативаларга ярдәм итү программасында катнашу һәм РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проектына ярдәм итү кысаларында мөмкин булды.

Авыл халкы өчен клубның ачылуы күптән көтелгән һәм шатлыклы вакыйга. Клубны тулысынча яңарту өчен ике ел кирәк булган. Капиталь ремонт барышында бинаның түбәсен тулысынча алыштырылган, яңа газ белән җылыту урнаштырганнар, җиһазлар сатып алганнар, клубның бинасын ремонтлаганнар. Гомумән алганда, модернизациягә 2,5 млн сумнан артык акча юнәлтелгән. Хәзер клубта якты, җылы, уңайлы һәм бик матур.

"Мәдәният йорты - иҗат дөньясы. Монда һәркем үзенә ошаган шөгыль сайлый ала: җырларга, биергә, декоратив-кулланма иҗат, халык һөнәрләре белән шөгыльләнергә була. Яшьләренә карамастан, бу урын барсын да бергә җыеп торучы урын булыр дип ышанам", - дип билгеләп үтте Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов.

Клуб ачылу уңаеннан яңартылган залда мәдәният хезмәткәрләре зур концерт программасы әзерләгән иде.

Чыганак: Дәүләкән районы муниципаль районы хакимияте

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас