Милли проектлар
13 сентябрь 2023, 05:39

Балалар елмайсын

Авыргазы районының Талбазы авылы мәктәбендә стоматология кабинеты ачылды.

Балалар елмайсынБалалар елмайсын
Балалар елмайсын

 

Башкортстан Республикасы Авыргазы районы Талбазы авылының 2 нче мәктәбендә стоматология кабинеты ачылды. Мөһим вакыйга РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Сәламәтлек саклау" милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Төбәк мәктәпләрендә мондый кабинетлар төзү "Сәламәт елмаю" модуле кысаларында дәвам итә.

Яңа стоматология кабинеты 460ка якын укучыга, шулай ук мәктәп педагогларына хезмәт күрсәтәчәк. Кабинет заманча стоматология җиһазлары белән җиһазландырылган, бина бердәм стильдә бизәлгән. Укучыларны һәм укытучыларны тәҗрибәле стоматологлар Неля Зөбәерова һәм Минзилә Фәтхуллина дәвалаячак.

Мондый кабинетларның мәктәпләрдә барлыкка килүе уку процессында мөһим роль уйный. Укучыларга мәктәп бинасыннан чыкмыйча тешләрен тиз һәм сыйфатлы дәвалау мөмкинлеге барлыкка килде, табибларга мөмкин булган авыруларны вакытында профилактикалау мөмкинлеге бирелде.

"Яңа заманча җиһазлар, якты һәм матур диварлар. Хәтта беренче сыйныф укучылары да монда тешләрен дәвалаудан курыкмаячак һәм сәламәт булып үсәчәк дип ышанам. Безнең өчен, олылар өчен, балаларның шатлыклы елмаюыннан мөһимрәк нәрсә юк. Сәламәт елмаю - сәламәтлек нигезе!” -  дип билгеләп үтте Авыргазы районы хакимият башлыгы Арслан Шәһәретдинов.

Чыганак: Ауыргазы районы муниципаль районы администрациясе.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас