Милли проектлар
12 сентябрь 2023, 06:33

Ярдәм кирәк икән: ул булыр!

Башкортстанда авылларда яшәүче инвалидларны дәваханәләргә махсус транспортта китерәчәкләр.

Ярдәм кирәк икән: ул булыр!Ярдәм кирәк икән: ул булыр!
Ярдәм кирәк икән: ул булыр!

Башкортстанда авылларда яшәүче инвалидларны дәваханәләргә махсус транспортта китерәчәкләр.

   Бу хактагы карарга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. “Демография” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Өлкән буын” федераль проектына ярашлы алып барылачак бу эш республикада.

   Хәзер инвалидлар һәм паллиатив пациентлар, республиканың 65 яшьтән өлкән кешеләре белән беррәттән, социаль транспорт белән файдалана алачак. Махсус транспорт белән алар табибка планлы кабул ителү, диспансеризация үтү, прививка эшләтү, шулай ук социаль учреждениеләргә бару кирәк булган очракларда файдалана ала. Шулай ук табиблар да аннан чирленең йортына бару яки дарулар һәм медицина эшләнмәләрен илтү максатында кулланачак .

Фото: auto-plant.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас