Милли проектлар
12 сентябрь 2023, 09:15

Чәчләреңне толым-толым

   Үреп төшерсәң иде...

Чәчләреңне толым-толымЧәчләреңне толым-толым
Чәчләреңне толым-толым

Үреп төшерсәң иде...

   Кайсы гына кызның чәчләрен матур итеп йөртәсе килми икән? Менә шуны исәпкә алып, Караидел районының үзәк китапханәсендә “Сезнең матурлык – чәчләрдә” дип аталган бик матур чара үткән.

   “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткән бу мастер-класс авылда яшәүче яшь кызлар өчен бик тә фәһемле, мавыктыргыч һәм кызыклы булган.

   Кайда гына булмасын, бәйрәмдә, мәктәптә, кунактамы, кызларның матур күренәсе килә. Ә матур образны һәм яхшы кәефне тудыруда матур прическа бик тә зур роль уйный.

   Бу көнне мастер-класста катнашучылар чәчләрне тәрбияләү, прическалар эшләү һ.б. күп серләргә төшенгән һәм чарадан яхшы кәеф белән таралышкан.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас