Милли проектлар
11 сентябрь 2023, 12:14

Салават шәһәрендә парк яңартылды

Проектны гамәлгә ашыру барышында ял һәм бәйрәм чаралары үткәрү инфраструктурасы яңартылды.

Салават шәһәрендә парк яңартылдыСалават шәһәрендә парк яңартылды
Салават шәһәрендә парк яңартылды

 “Торак һәм кала мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалалаштыру” федераль программасы ярдәме белән Салават шәһәренең Салават Юлаев булварендагы аллея төзекләндерелде.

          Мәгълүм булуынча, милли проектлар Русия президенты Владимир Путин указына ярашлы тормышка ашырыла.

          Проектны гамәлгә ашыру барышында ял һәм бәйрәм чаралары үткәрү инфраструктурасы яңартылды.

          Атап әйткәндә, территориядә юл катламы салынды һәм яңа архитектура элементлары өстәлде.  Заманча балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Аллеядә күләгә япмалары, яңа эскәмияләр һәм ял урыннары барлыкка килде. Булган спорт мәйданы яңа төс алды. Ял итү киңлекләреннән тыш, өстәмә рәвештә машина кую урыннары, яктырту системасы да яңартылды, территория агач-куаклыклар һәм чәчәкләр белән яшелләндерелде.

          Салаватлылар әлеге җәмәгатьчелек киңлеген актив файдалана. Кичен исә аллеяны күпсанлы фонарьләр яктырта һәм алар бу урынга тагын да ныграк ямь өсти.

"Башинформ" буенча.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас