

Республика башлыгы Радий Хәбиров бик мөһим карарга кул куйды. Карарга ярашлы, республиканың авыл җирләрендә яшәүче инвалидларына, зарурлык туган очракта, махсус транспортта дәваханәләргә бару мөмкинлеге тудырылачак.
Хәзер инвалидлар һәм авыр чирле пациентлар, табибка кабул итүгә, диспансеризация үтүгә, прививка ясатуга, социаль учреждениеләргә барырга кирәк булган очракта, 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән беррәттән, махсус транспорттан файдалану хокукына ия. Шулай ук табиблар махсус транспортта аларның өйләренә килә яисә дару препаратлары һәм медицина әйберләрен китерүне оештыра алачак.
Мондый максатлар өчен махсус автотранспорт “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль программасы булышлыгында сатып алыначак.
Фото:mit.msr.mosreg.ru