Милли проектлар
11 сентябрь 2023, 10:29

Мишкә дәваханәсенә яңа тикшерү аппараты урнаштырылган

Корылма “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасы булышлыгында сатып алынган.

Мишкә дәваханәсенә яңа тикшерү аппараты урнаштырылганМишкә дәваханәсенә яңа тикшерү аппараты урнаштырылган
Мишкә дәваханәсенә яңа тикшерү аппараты урнаштырылган

Мишкә үзәк дәваханәсенә заманча эндоскопия аппараты урнаштырылган. Корылма “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасы булышлыгында сатып алынган.

Видеоэндоскопик аппарат ашказаны-эчәк юлына диагностика ясау һәм дәвалау өчен тәгаенләнгән комплекс. Корылма югары төгәллектә биологик материал алырга, эчке органнар торышын карарга, мөһим дәвалау эшләре башкарырыга ярдәм итә.

          Дәваханәнең баш табибы Валерий Гәрәев билгеләвенчә, диагностика корылмасын файдалану тикшерелүче өчен  куркынычсыз, чөнки гастроскоп (йотарга тәгаенләнгән шланг) сыгылмалырак һәм ул пациентларда кыенлык тудырмый. Ә инде лайлалы тышчаны, вак кан тамырларын һәм эчке органнарның башка өлешләренең ачык итеп күренүе төгәл диагноз куярга булыша.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас