

2024 елда Республика психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәге, “Торнакай” (“Журавушка”) Уфа психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәге, “Гаилә” Бәләбәй районара үзәге һәм Белоретның “Гаилә” көнбатыш районара үзәге үз программаларын тормышка ашыру өчен субсидияләр алачак.
Республика мәгариф министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, федераль бюджеттан 20 млн. сумнан артык акча бүленә. Һәр оешма 2,7 дән алып 7,8 млн. сумга кадәр субсидия алачак.
Проект кысаларында һәр ата-ана балаларны тәрбияләү һәм белем бирү буенча белгечләрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак. Консультацияләр шәхси кабул итүдә һәм дистанцион рәвештә үтәчәк. Моннан тыш, белгечләр ерак авылларда яшәүче ата-аналарның сорауларына җавап бирә алачак.
"Башинформ" буенча.