

Гриппның елдан-ел катлаулыракка әверелә баруы бар кешелекне борчуга сала. Аның белән авырган кешеләрнең күбесендә төрле катлауланулар күзәтелә, шуңа да табиблар алдан ук чарасын күрергә, вакцина эшләтергә чакыралар.
“Сәламәтлек” милли проекты кысаларында республикада халык саулыгын саклау юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. Шул исәптән, Башкортстанга бу көннәрдә 850 мең чамасы доза гриппка каршы вакцина кайтарылган.
Русиядә җитештерелгән “Совигрипп” һәм “Ультрикс Квадри” препаратлары нәтиҗәле санала.
Беренче вакцина – өлкәннәр өчен. Икенчесе исә балалар, авырлы хатыннар, шулай ук хроник чирләр белән җәфаланучылар өчен тәгаенләнгән.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, прививка кампаниясе инде башланган.
Фото: diavax.ru