

Стәрлетамакның 1нче санлы ишетмәүче һәм начар ишетүче балалар өчен коррекцион мәктәп-интернаты базасында “Беренчеләр хәрәкәте” дип аталган балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлеге ачылды. Чара “Синең вакыт – ачышлар вакыты” проекты кысаларында узды.
Беренчел бүлек ачылу күпчелек балалар өчен Хәрәкәт белән танышу тәҗрибәсе булды. Анда гомум белем бирү оешмаларыннан 110 бала катнашты.
“Синең вакыт – ачышлар вакыты” проекты Пионерлар мәдәният йорты һәм мәктәпләр арасында коммуникатив тематик дәресләр оештыруны күз уңында тота. Аның төп максаты – оешмада торган һәр баланың, аның физик һәм интеллектуал сәләтләренә карамый, тормышта үз урынын табуга юл ачу, ярдәм итү.