Милли проектлар
6 сентябрь 2023, 05:49

Заманча җиһаз заманча эшли

Сурәт шул ук мизгелдә бердәм медицина системасына җибәрелә.  

Заманча җиһаз заманча эшлиЗаманча җиһаз заманча эшли
Заманча җиһаз заманча эшли

Учалы шәһәренең Урал участок дәваханәсенә яңа санлы флюорография кайтартылган. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итәләр. Медицина аппараты  “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алынган.

Заманча санлы флюорография җиһазы сәламәтлеккә зыян салмыйча сыйфатлы электрон сурәт эшләргә мөмкинлек бирә. Ул пленкасыз эшли, сурәтне шул ук мизгелдә бердәм медицина системасына җибәрә.  

–Яңа җиһазны урнаштыру өчен кабинетка капиталь ремонт эшләнде. Аның ярдмәндә 285 кеше тикшеренү үтте дә инде, – ди Учалы үзәк дәваханәсенең баш табибы Алия Зөлкарнәева.

Исегезгә төшерәбез, “Сәламәтлек саклау” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин указы буенча тормышка ашырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас