Милли проектлар
6 сентябрь 2023, 05:35

Шәһәр халкы моннан китмәс тә инде...

Агыйдел шәһәрендә сквер төзекләндерелә.

Шәһәр халкы моннан китмәс тә инде...Шәһәр халкы моннан китмәс тә инде...
Шәһәр халкы моннан китмәс тә инде...

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының  “Уңайлы шәһәр мохите тудыру” федераль программасы кысаларында Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә Цветочная бульварыннан Җиңү мемориалына кадәр сквер төзекләндерелә. Анда тротуар, яктылык системасы яңартылды. Кичен матур герляндалар яна. Шулай ук төзекләндерү барышында видеокүзәтү системасы урнаштырылачак, кече архитектура формалары куелачак.

–Әлеге сквер шәһәр халкының яраткан урынына әйләнер. Аны төзекләндерү федераль проект ярдәме белән тормышка ашырыла.  2022 елда төзекләндерү таләп ителгән җәмәгать урыннарын сайлау буенча бөтенрусия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча әлеге сквер җиңү яулаган иде, –ди шәһәрнең хуҗалык, төзелеш, транспорт һәм бәйләнеш буенча хакимият башлыгы урынбасары Рамил Ганиев.

Чыганак: Агыйдел шәһәре хакимияте

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас