Милли проектлар
6 сентябрь 2023, 05:13

Балаларга "Пикселяция" аеруча ошаган

Ә сез аның ни икәнен беләсезме?

Балаларга "Пикселяция" аеруча ошаганБалаларга "Пикселяция" аеруча ошаган
Балаларга "Пикселяция" аеруча ошаган

5-9 сыйныфларда белем алучы 19 меңнән артык укучы “Мәктәп туризмы” программасында катнашып, сәяхәт кылган. Әлеге программа 2022 елда “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла башлаган иде.
Республика туроператорлары тарафыннан 46 туристик маршрут әзерләнгән. Нигездә, сәяхәтләр ватанпәрварлекне арттыруга һәм туган якны өйрәнүгә юнәлтелгән. Һәр экскурсия төрле осталык дәресләре үткәрүне дә үз эченә ала.
- Пима басу, йоннан эшләү, милли ризыклар әзерләү, милли костюмнарда фотосессияләр үткәрү, ат җигеп йөрү буенча осталык дәресләре балаларга аеруча ошый, - ди Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Моннан тыш, балалар кветсларда, спорт ярышларында, биотехнология һәм программалаштыру, сувенирлар әзерләүдә катнашкан. “Пикселяция” мастер-классы аеруча зур кызыксыну уяткан. Анда балалар үз фильмнарын төшергән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас