

Бүгенге көндә Туймазы шәһәрендәге тимер юл вокзалы мәйданын танымассың да!
Берничә ай эчендә вокзал тирәсе «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты ярдәмендә төзекләндерелде, -дип хәбәр иттеләр БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.
Вокзал территориясендә тротуар плиткасы җәяләр, шулай ук заманча урам фонарьлары урнаштыралар. Хәзер җәяүлеләр сукмагы өстә генә түгел, ә аста да яктыртылачак. Көннең караңгы вакытында шәһәрнең мөһим символларының берсе – паровоз һәйкәле дә яктыртыла башлый, ә паровоз постаментының тышлыгы гранит белән алыштырыла. Газоннар барлыкка килде,тукталыш ясалды, яңа эскәмияләр һәм урналар урнаштырылды. Туймазы хакимият башлыгы урынбасары Рафис Шәңгәрәев вокзал территориясен төзекләндерүнең төп бурычы — уңайлы подъездлар һәм юллар булдыру, шәһәр халкы һәм кунаклар өчен уңайлы булсын дип тырышабыз, бу мөһим зона һәрвакыт пассажирлар өчен мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш дип саный Рафис Шәңгәрәев. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының төп бурычларының берсе — шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Шунысы да мөһим: милли проект халыкны шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күз уңында тота.