

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Кырмыскалы районы үзәк хастаханәсенең эндоскопик бүлегенә ике яңа видеоколоноскоп кайтты. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасына ярашлы башкарылган.
“Диагностиканың заманча ысуллары һәм профилактика эчәк юлларындагы төрле авыруларны нәтиҗәле дәваларга мөмкинлек бирә. Яңа җиһазның югары мөмкинлектәге оптикасы бар, андагы сурәтләр шунда ук видеопроцессорга тапшырыла”, - ди Кырмыскалы районы хастаханәсенең табиб-эндоскописты Әльфия Әхмәдуллина.
Чыганак: bashinform.ru