

Гафури районында яшәүче Виталий һәм Әльфия Смирновлар 2014 елда страуслар үстерә башлый. Аннан “Великолепный страус” фермасы ачалар. Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының башлангыч фермерларга ярдәм программасы кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен 1,3 миллион сум грант алалар.
Әлеге вакытта бу ферма бөтен туристларның да ял итү урынына әйләнгән. Монда зур ферма территориясендә иркенләп йөргән страусларны карарга теләүчеләр көннән-көн күбәя.
Хуҗалар килгән кунакларны сыйлар өчен кафе да ачканнар. Быел яңа административ корпус ачылган. Ел азагына кадәр ит ярымфабрикатлары эшләү буенча цех ачарга планлаштыралар.
Гафури районы бизнес-шерифы Артур Гафаров әйтүенчә, Әльфия Смирнова РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Урта һәм кече эшкуарлык” милли проекты кысаларында финанс ярдәме сорарга уйлап тора.
Чыганак: bashinform.ru