

РФ Герое М.В. Серафимов исемен йөрткән “Патриот” паркына 200ләп катнашучы – “Үсү территориясе” проектының 20 резиденциясеннән мәктәп укучылары, аларның остазлары, мәктәп директорлары, проект волонтерлары җыелды.
Белем бирү мәйданы 4 сентябрьгә кадәр эшли. Ул РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында үтә. Әлеге форумның исеме – “Цифрлы движ – яшьләрнең яңа мөмкинлекләре”.
Өч көн дәвамында балалар федераль һәм төбәк экспертлары белән очрашты, социаль проектлар өстендә эшләде, ул проектлар белән үзләренең резиденцияләренә кайтачаклар, нейрочелтәрләр, робототехника, пилотсыз очучы аппаратлар белән идарә итү һәм программа эшләү буенча мастер-классларда катнаштылар.
Форумны БР Яшьләр сәясәте лигасы һәм “Бәхет территориясе” хәйрия фонды, Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гаталья Орлова һәм Башкортстан Республикасы Башлыгының Грантлар фонды оештырды.
Форумга республика җитәкчесе Радий Хәбиров та барды.
“Бу форумда безнең яң ихшы яшьләр катнаша”, - диде ул.
“Бу форумны без ел саен 13 яшьтән зуррак мәктәп укучылары өчен оештырабыз. Бу мәйданның киләчәге зур, өметле”.