+21 °С
Болытлы


РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Уфа янындагы Мокроусово һәм Ольховое авыллары арасындагы юлны төзекләндерү дәвам итә.
Бу – берничә авылны тоташтыручы юл. Мокроусово, Федоровка, Ольховое, Иске Кыешкы авыллары арасында җәмәгать транспорты йөри. Юл ремонтлау эшләрен 2023 елның сентябрь аена тәмамларга тиешләр, дип хәбәр итәләр БР Транспорт министрлыгыннан.
Чыганак: bashinform.ru