

29 августта район һәм шәһәрләрдә яшьләрне эшкә урнаштыру буенча ярминкәләр үтте.
Башкалада эш эзләүчеләр “Торату” Конгресс-холлына җыелды. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында әйтүләренчә, бу көнне ярминкәгә 1,5 меңнән артык уфалы килгән. Республика буенча бу сан – 6 меңнән күбрәк. Алар өчен 650 эш бирүче вакансияләр тәкъдим иткән.
– Бүген Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе түбән. Эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы икътисадның үсүенә дә бәйле. Импортны алмаштыру безнең предприятиеләргә элек бүтән компанияләр урын алган базарларны яуларга ярдәм итә. Бүген без ярминкәдә кәнәфиләр, тышлыклар җитештерүчеләрне һәм элек зур күләмнәр турында башларына да китерә алмаган башка предприятиеләрне күрдек. Хәзер аларның барысына да эшче куллар кирәк, – диде министрлык җитәкчесе Ленара Иванова.
Бу көнне яшьләр өчен һөнәри диагностика үтү, мастер-классларда катнашу мөмкинлеге дә булды. Үз эшен ачарга теләүчеләр өчен эшкуарлар зонасы булдырылган иде. Анда белгечләр яшьләрнең сорауларына җентекле җавап бирде, киңәшләре белән бүлеште.
Шулай ук инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча эш бирүчеләр белән эшлекле очрашу үтте.
– Республикада штаты 35 кешедән арткан һәр эш бирүче инвалид кешеләрне эшкә алырга бурычлы. Әмма кайсыбер эшләргә инвалидларны алып булмый. Ул чакта закон бу компаниягә эш урыннары арендаларга тәкъдим итә. Ягъни эш бирүче инвалад кешене эшкә алу мөмкинлеге булган бүтән эш бирүче белән килешү төзи, – дип аңлатты Республиканың халык мәшгульлеге үзәге директоры Ридан Әхъямов.
Әйткәндәй, вакансияләр ярминкәләренең күбесе ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән "Демография" милли проекты кысаларында башкарыла.