Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 август 2023, 10:04

Сабыйлар үлеме кимегән

2023 елның беренче яртысында сабыйлар үлеме 1,5 тапкырга кимегән, дип хәбәр итте БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. Ул аңлатканча, күрсәткечләр 1000 тере туган балага 3,9 тәшкил иткән. Шул ук вакытта республика халкы арасында гомуми үлем 7,8% ка кимегән. Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта гомер озынлыгы 73,27 яшькә тигез, бу 2022 елның шул ук чорындагы күрсәткечләрдән артык.

 "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге, өч поликлиника, Большеустьикинское авылында ашыгыч ярдәм станциясе белән хастаханә төзелә. 90 модульле конструкция урнаштыру, 4308 берәмлек медицина җиһазлары һәм 168 автомобиль сатып алу планлаштырыла. 2023 елда Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә милли проектны финанслауның гомуми күләме 7 млрд сумнан артык тәшкил итә", — дип язган Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: