

Уфада Шәфиев урамын ремонтлау төгәлләнде — 14 нче санлы йорттан Парк урамы участогына кадәр, дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.
"Әле генә Шәфиев урамы буенча юл аяныч хәлдә иде, ә хәзер аның 0,5 километр озынлыктагы участогы „Хәвефсез сыйфатлы автомобиль юллары“ илкүләм проекты кысаларында ремонтланды, — дип билгеләп үтте Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников. - Биредә яңа бордюрлар урнаштырдылар, юллар, тротуарлар һәм парковка урыннары төзеделәр. Аннары билгеләмә ясадылар һәм техник полоса да булдырдылар. Хәзер юл йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә күпкә уңайлырак булды”.
Өстәвенә, яңартуга кагылган юл өлеше социаль учреждениеләр янында урнашкан. Моннан тыш, Шәфиев урамыннан ерак түгел “Уфа муенсасы” велосипедта йөрүчеләр һәм җәяүлеләр маршруты үтә. Исегезгә төшерәбез, «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллар» милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде.
Чыганак: bashinform.ru